Баулы муниципаль районында коррупциягә каршы тематикага иҗади эшләр конкурсы башланды

2023 елның 8 ноябре, чәршәмбе

Районда коррупциягә каршы тематикага иҗади эшләр конкурслары башланды: «Коррупциягә каршы юнәлештәге иң яхшы кыска видео», «Коррупциягә каршы тематикага иң яхшы плакат». Анда урта һәм өлкән мәктәп яшендәге гомуми белем бирү учреждениеләре укучылары, көндезге бүлектә укучы урта һөнәри белем бирү оешмалары студентлары катнаша алачак.

«Коррупциягә каршы юнәлештәге иң яхшы кыска видео» конкурсына 20 секундтан 2 минутка кадәр дәвамлы видео кабул ителә.

«Коррупциягә каршы тематикага иң яхшы плакат» конкурсына теләсә нинди техникада башкарылган эшләр кабул ителә (рәсем-плакат, коллаж һ.б.). Плакат-рәсемнәр теләсә нинди сәнгать ысуллары, алымнар, төсле яки ак - кара төсләр белән, А3 зурлыгындагы кәгазь битендә ясала ала.

Конкурс эшләре 1 декабрьгә кадәр кабул ителә. Аларны Татарстан Республикасы, Баулы шәһәре, Куйбышев урамы, 20, 307 каб., почта адресы буенча җибәрергә, яки күрсәтелгән адрес буенча шәхсән китерергә мөмкин.

 

Конкурсларда катнашу шартлары һәм эш таләпләре белән конкурс үткәрү турындагы нигезләмәдә җентекләбрәк танышырга мөмкин. Ул мәгълүмати- телекоммуникацион «Интернет» челтәренең Баулы муниципаль районы рәсми сайтында «Противодействие коррупции» бүлегендә табарга мөмкин. Шулай ук тулырак 8 (5569 6 07 23) телефоны аша да ачыкларга мөмкин.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International