Баулы районы башлыгы хәрбиләр белән очрашты

2023 елның 2 ноябре, пәнҗешәмбе

Баулы районы башлыгы, бүгенге көндә кыска вакытлы ялга кайткан, махсус хәрби операциядә катнашучылар белән очрашты.

Хәрбиләр хезмәтләренең ничек үтүе турында сөйләделәр, кызыксындырган сорауларын бирделәр һәм үзләренең көнкүреш проблемалары белән уртаклаштылар.

Егетләр район башлыгына һәм барлык якташларына гуманитар ярдәм һәм шәхси посылкалар өчен рәхмәт сүзләрен белдерделәр. Алар мондый ярдәм хезмәттә бик ярдәм итә, дип билгеләп үттеләр. Исегезгә төшерәбез, районнан гуманитар ярдәм даими рәвештә җибәрелеп тора, соңгы айда махсус хәрби операция зонасына ике партия гуманитар ярдәм китте.

Район башлыгы хәрбиләргә уңышлар, туганнары янында ял итеп, көч җыюларын теләде.

Айгөл Идиятуллина

Автор фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International