Баулыда бильярд уены буенча ярыш узды

2023 елның 16 октябре, дүшәмбе

“Иволга” санаториясенең бильярд залында, Баулы муниципаль районы гаилә командалары арасында, “Әтиләр һәм балалар” дип исемләнгән, Рус бильярды буенча ярышларның II – турниры узды. Ул Әтиләр көненә багышланды.

 

Ярышлар "Ирекле пирамида"да өч партиядән торган түгәрәк системасы буенча (ике җиңүгә кадәр) узды. Һәр партиягә 20 минут вакыт бирелде. 2:0 исәбе белән җиңгән өчен 3 очко, 2:1 исәбе белән җиңгән өчен 2 очко, 0:2 исәбе белән җиңелгән өчен 0 очко, 1:2 исәбе белән җиңелгән өчен 1 очко бирелә. Җиңүчеләр иң күп очко җыю буенча билгеләнде. Әгәр ике команданың очколары бертигез булса, бу командалар арасында шәхси очрашу каралды.

Уен нәтиҗәләре соңрак билгеле булачак.

Автор: Гүзәлия Абдуллина

Автор фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International