Томбарлы авылы мәдәният йорты ярты гасырдан артык элек төзелгән. Бина күптәннән капиталь төзекләндерүгә мохтаҗ булган. Аны яңарту мәдәни объектларны капиталь ремонтлау республика программасы ярдәмендә мөмкин булган. Масштаблы ремонт кысаларында төзүчеләр түбә һәм фасадны, инженерлык челтәрләрен тәртипкә китергәннәр, идәннәрне алыштыганнар. Шулай ук тәрәзәләр һәм ишекләр урнаштырылган. Яңа тамаша залы 154 урынга исәпләнгән. Авыл китапханәсендә дә үзгәрешләр бар.
Томбарлыларны әлеге вакыйга белән Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров, Татарстан мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, Томбарлы авыл җирлеге башлыгы Айгөл Миназова котладылар. Казаннан килгән кунак мәдәният йортына гармун бүләк итте.
Тумбарлы мәдәният йорты республика программасы буенча районда яңартылган мәдәният объектлары арасында унберенче булды. Мәдәният йорты ачылу уңаеннан кунакларны бәйрәм программасы көтте. Яңа сәхнәдә вокаль ансамбльләр, бию коллективлары һәм аерым солистлар чыгыш ясады.
Автор фотосы