“Минем бизнес” үзәге даими рәвештә социаль контракт алучылар өчен онлайн-укыту үткәрә.
Укуда экспертлар эшкуарлык эшчәнлеге нигезләре, шул исәптән финанслау алу өчен предприятиенең бизнес-планын төзү турында сөйлиләр. Укыту программасы “Кече һәм урта эшкуарлык” милли проекты ярдәмендә бушлай уза.
Үз бизнесыңны ачу өчен дәүләттән бер тапкыр бирелә торган 350 мең сумга кадәр түләү алырга мөмкин. Социаль контракт Татарстан Республикасында билгеләнгән яшәү минимумыннан түбән керемле булган аз керемле гражданнарга бирелә. Социаль контракт халыкны социаль яклау бүлеге һәм үзмәшгуль яки шәхси эшмәкәр буларак эшмәкәрлек эшчәнлеген гамәлгә ашырырга ниятләгән граждан арасында төзелә. Контракт 12 ай эчендә гамәлгә ашырылырга тиеш.
Укыту программасында катнашу өчен КУЭ (МСП) цифрлы платформасында гариза бирергә кирәк. РФ “Региональ ярдәм чаралары” бүлегендә “Социаль контракт төзергә ниятләүче гражданнар өчен укыту программасына язылу” хезмәтен сайларга.
Теркәлү һәм укыту программасында катнашу мәсьәләләре буенча “Минем бизнес” Үзәгенә 8(843)524-90-90 телефоны буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.