Баулыда мөмкинлекләре чикле кешеләр ярышты

2023 елның 9 октябре, дүшәмбе

Марат Ильясовның “Хәрәкәтләнгәндә, син яшисең” проекты мөмкинлекләре чикле кешеләре булган гаиләләрне социализацияләүгә юнәлдерелгән. Ул аларга бергәләп ял итәргә, төрле спорт һәм күңел ачу чараларында катнашырга, аларны якынайтырга ярдәм итәчәк. Проект берничә чарадан тора һәм киләсе елның апрелендә ГТО нормативларын тапшыру белән тәмамланачак.

Чарада катнашучыларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, “Сәламәтлек” клубы җитәкчесе Валентина Якупова сәламләде.

Чара Марат Ильясов командасын, шулай ук “Каенкай” тернәкләндерү үзәгендә ял итүче пенсионерларны, район инвалидлар оешмасы әгъзаларын берләштерде.

Чарада катнашучылар үзләренең тизлеген, иҗади сәләтләрен, зирәклеген, спорт әзерлеген күрсәткән алты станцияне узды. Оештыручылар аларны берничә командага бүлгәннәр. Командалар миләштән беләзекләре ясыйлар, табышмаклар чишәләр, гөмбә җыялар, физик күнегүләр ясыйлар. Шулай ук катнашучылар тренажер-машиналарда ярыша алдылар.

Чара азагында җиңүче командаларны бүләкләр һәм чәй табыны көтте.

Айгөл Идиятуллина

Автор фотосы

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International