Чара Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Илсур Һадиуллинның укытучыларга бәйрәм мөрәҗәгате белән башланып китте. Алга таба сәхнәдә “Сөмбел” балалар иҗади коллективы чыгыш ясады. Укытучыларга котлау сүзләрен Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров җиткерде. Мәгариф хезмәткәрләрен котлаганнан соң, педагогларны күкрәк билгеләре белән бүләкләү тантанасы башланды. Чара дәвамында сәхнәдән мәгариф хезмәткәрләренә котлаулар һәм рәхмәт сүзләре яңгырады, шулай ук бәйрәм кунаклары хөрмәтенә иҗади номерлар күрсәтелде.