Хөрмәтле баулылылар, ярминкәгә рәхим итегез!

2023 елның 3 октябре, сишәмбе

Баулылыларны һәм шәһәребез кунакларын авыл хуҗалыгы ярминкәсенә чакырабыз. Ярминкә 7 октябрьдә Агросәнәгать паркында, Баулы шәһәре, Промышленная урамы, 14а адресы буенча узачак. Башлана 7:00 сәгатьтә.

Ярминкәдә үз продукцияләрен Баулы районы һәм якын-тирә регионнар торак пунктларыннан крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр тәкъдим итәчәк.

Авыл хуҗалыгы продукциясен (печән, салам, бөртеклеләр) алу өчен, алдан, (85569) 5-79-07, (85569) 6-07-17 телефоннары аша, заявка бирергә кирәк.

Рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International