Баулыда өлкән яшьтәге кешеләрне котладылар

2023 елның 2 октябре, дүшәмбе

Быел фестиваль икенче тапкыр үткәрелә. Фестивальнең сайлап алу турында 150ләп кеше катнашты. Фестивальнең иң өлкән катнашучысына 80 яшь иде.

Гала-концертта иң яхшы 18 номер тәкъдим ителде. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәмзия Моратова төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.

Өлкән буын вәкилләрен район башкарма комитеты җитәкчесе Данияр Бакиров котлады. Ул Баулы районы башлыгының мактау грамоталарын, ветеран-активистларга һәм кул эше осталарына рәхмәт хатларын тапшырды. Чараны фестиваль җиңүчеләренең берсеннән - берсе матур чыгышлары бизәде. Залда утыручыларга «Виктория» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр дә уңай эмоцияләр бүләк иттеләр.

Авторы: Айгөл Идиятуллина

Автор фотосы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International