Конкурс Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия (алга таба – Комиссия) инициативасы белән үткәрелә, ул Татарстан Республикасы Президентының «Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты каршындагы комиссия турында» 20.05.2022 елның 20 маендагы ПУ-356 номерлы Указы нигезендә төзелгән.
Әлеге Нигезләмә республика халкын атамалардагы һәм язулардагы хаталарны ачыклауга, мәгълүмати табличкаларга, топографик билгеләргә, юл күрсәткечләренә һәм татар телендә торак йортлар аншлагындагы хаталарны ачыклауга конкурсны оештыру һәм үткәрү тәртибен билгели, шулай ук республикада җитештерелә торган продукцияне (товарларны) рәсмиләштергәндә, шулай ук Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан барлык милек формасындагы учреждениеләр биналарының тышкы ягын рәсмиләштергәндә Татарстан Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның милли мәдәни элементларын куллануны популярлаштыру (алга таба – Конкурс).
Нигезләмә белән сылтама аша таныша аласыз.