Татарстанның Икътисад министрлыгы сораштыру уздыра

2023 елның 29 сентябре, җомга

Республика Рәисенең йөкләмәсе буенча Татарстанда эшмәкәрлек климатын яхшырту буенча План эшләнә. Бизнес ихтыяҗларын ачыклау һәм план чараларын формалаштыру өчен бизнесның кире элемтәсе нигезендә ТР Икътисад министрлыгы эшкуарлыкның актуаль мәсьәләләрен өйрәнү өчен сораштыру үткәрә. Бу хакта Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова белдерде.

Тармак вәкилләре, иҗтимагый һәм эшлекле оешмалар, бизнеска ярдәм итү институтлары һәм икътисад министрының беренче урынбасары – эшмәкәрлекне үстерү департаменты директоры Наталья Кондратова катнашындагы «Татарстан бизнес өчен: ярдәм чаралары» чарасы региональ сәүдә-сәнәгать палатасында узды.

Үз докладында ул кече һәм урта бизнесның бүгенге хәле турында җентекләп сөйләде. Татарстан традицион рәвештә инвестицион җәлеп итүчәнлек рейтингында алдынгы позициядә тора. 2022 ел йомгаклары буенча Татарстан Республикасы инвестицион климат торышы рейтингында чираттагы тапкыр 2- нче урынны алды. Агымдагы елның 1 яртыеллыгы йомгаклары буенча КУЭ (кече һәм урта эшмәкәрлек) да эшләүчеләр саны, шәхси эшмәкәрләр һәм үзмәшгульләр исәбеннән 10,3 процентка яки 76,9 мең кешегә арткан. Шулай ук министр урынбасары кече һәм урта эшмәкәрлек үсешенең өстенлекләре һәм юнәлешләре турында искә төшерде.

"Без эшмәкәрлек климатын яхшыртырга тырышабыз, ягъни кече һәм урта бизнес саны арту өчен оптималь шартлар тудырырга тырышабыз. Безнең өчен шулай ук эшмәкәрләрнең экспортка чыгуы һәм җирле брендларны үстерү буенча чикләүләрне бетерү мөһим», - дип билгеләп үтте Наталья Кондратова.

Барлык куелган бурычларны тормышка ашыру өчен эшмәкәрлек климатын үстерү буенча План эшләнә. Планны әзерләү өчен Министрлык җитештерү, финанс, икътисад һәм башка эшмәкәрлек мәсьәләләрен өйрәнү өчен сораштыру узарга тәкъдим итә.

Шулай ук чарада гамәлдәге федераль һәм республика ярдәм чаралары турында сөйләделәр.

Сораштыру нәтиҗәләре агымдагы атна ахырында, 29 сентябрьдә, бизнес-берләшмәләр, хакимият органнары, актив муниципалитетлар һәм республикада эшмәкәрлек климатын яхшырту буенча чаралар планы проектын тикшерү максатында булачак ярдәм инфраструктурасы оешмалары катнашында киңәйтелгән стратегик сессиядә игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International