Баулыда яшәүче хезмәт ветераны юбилеен билгеләп узды

2023 елның 26 сентябре, сишәмбе

Шушы көннәрдә үзенең 90 яшьлек юбилеен Баулыда яшәүче Зинфира Мөхәмәдияр кызы Нәгыймуллина билгеләп үтте. Бу шатлыклы көнне ул котлаулар кабул итте.

Хезмәт ветераны 40 ел гомерен МСОда эшләүгә багышлый. Тормыш иптәше Салих белән ике кыз тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә Зинфира Нәгыймуллина 6 оныгына, 5 оныкчыгына шатланып яши. Өлкән яшьтә булуына карамастан оптимистик рухта, бүгенге көнгә канәгать булып гомер кичерә.

Юбилярны котларга Баулы муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илмира Хөснуллина да килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International