14 сентябрьдә Сарман авылы мәдәният йортында “Татарстан Республикасының балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе – 2023” республика конкурсының зона этабы узды.
Конкурста республиканың 11 районы катнашты. Катнашучылар балигъ булмаганнар белән эшне оештыру турында презентацияләр тәкъдим иттеләр һәм “Девиант тәртипне профилактикалау буенча җәмәгать тәрбиячесе эшендә актуаль методикалар” укыту сессиясендә катнаштылар.
Баулы районы конкурсанты Максим Алаев җиңүчеләр рәтенә керде һәм ул Казан шәһәрендә узачак конкурс финалында район исеменнән чыгыш ясаячак.