13 сентябрьдә узган утырышта балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча республика комиссиясе әгъзасы Ләйсэн Засыпкина (Татарстан Республикасының “Беренчеләр хәрәкәте” Гомумроссия иҗтимагый-дәүләт балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең төбәк бүлеге Советы Рәисе урынбасары) катнашты.
Комиссия утырышында “Яшүсмер 2023” ведомствоара профилактик операциясен гамәлгә ашыру кысаларында балигъ булмаганнарның җәйге ялын оештыру, сәламәтләндерү һәм эшкә урнаштыру нәтиҗәләре һәм Баулы муниципаль районында “Беренчеләр хәрәкәте” Бөтенроссия балалар һәм яшьләр хәрәкәтен үстерү буенча эшне оештыру мәсьәләләре каралды.