Түбән Камада тантаналы шартларда Татарстан Республикасының «Кама бризы» төбәк телекомпанияләренең өченче фестивале тәмамланды. Биредә медиасфераның танылган экспертларыннан мастер – класслар, аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм бүләкләү тантанасы үтте. Быел фестиваль махсус хәрби операциядә һәлак булган герой – журналист Александр Комаров истәлегенә багышланды.
7-9 сентябрьдә «Кама Артек» балалар үзәге мәйданчыгында узган фестивальдә төбәк телекомпанияләре, шулай ук Татарстанның Яшьләр телестудияләре катнашты.
«Кама бризы» фестивале кысаларында 7 номинациядә иң яхшы эшләр сайланды: «Мәгълүмати программа», «Репортаж», «Алып баручы», «Мобиль репортер», «Видеомонтаж сәнгате», «Сәнгатьле видео төшерү сәнгате» һәм «Балалар журналистикасы».
“Балалар журналистикасы” номинациясендә “Яшьләр турында” программасы белән “Яшьләр доньясы” Яшьләр үзәгенең Баулы медиаүзәге җиңде!
Без Баулы медиачыларын җиңүләре белән чын күңелдән котлыйбыз һәм киләчәктә иҗади уңышлар телибез!