Татарстан Республикасы хокукый агарту һәм түләүсез юридик ярдәм Бердәм дәүләт порталының төбәк сегменты пилоты итеп билгеләнде.
Татарстан Республикасы хокукый агарту һәм түләүсез юридик ярдәм Бердәм дәүләт порталының төбәк сегменты пилоты итеп билгеләнде. Проект Россия Федерациясе Юстиция министрлыгы тарафыннан гамәлгә ашырыла. Портал Татарстан Республикасында 2022 елның 20 декабрендә пилот режимында эшли башлады.
Портал аша гражданнар бушлай юридик ярдәм алу өчен языла, хокукый документлар һәм яңалыклар белән таныша ала. Алга таба хокукый ярдәмне электрон рәвештә дә ала алачаклар. Портал бушлай юридик ярдәм алуның тизлеген, ачык булуын, сыйфатын һәм уңайлылыгын тәэмин итәчәк.