Республика халкын татар телендәге мәгълүмати язулардагы хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс

2023 елның 5 сентябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия инициативасы белән республика халкын атамалардагы һәм язулардагы хаталарны ачыклауга җәлеп итү буенча конкурс үткәрелә.

Конкурс 2023 елның 1 апреленнән 1 ноябренә кадәр үткәрелә. Конкурста катнашу өчен:

“Халык контроле” мобиль кушымтасын урнаштырырга һәм анда авторизацияләнергә, “Атамаларда һәм язуларда хаталар" категориясен сайларга;

татар телендәге атамаларда һәм язуларда хаталар булган тулы элмә тактаны фотоматериаллар белән (аның нинди оешмага караганы күренү мөһим) төгәл адресны күрсәтеп хәбәр җибәрергә.

Гражданнарның «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша тапшыру мөмкинлеге булмаган очракта, граждан конкурста катнашу өчен язма рәвештә мөрәҗәгать итә ала, атамалардагы хаталар һәм язулар татар телендә элмә такталарда, мәгълүмати табличкаларда, топографик билгеләрдә, юл күрсәткечләрендә һәм торак йортларның аншлагларында төгәл адресын күрсәтеп һәм фотоматериалны конкурс модераторына, Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать Институтына iyali.anrt@mail.ru электрон адресына яки 420111, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 12 йорт адресына мөрәҗәгать итә ала.

Конкурс йомгаклары буенча җиңүчеләр билгеләнәчәк. Анда «Халык контроле»нә «Атамалардагы һәм язмалардагы хаталар» категориясендә урнаштырылган белдерүләрдә яки модератор адресына килгән язма мөрәҗәгатьләрдә, татар телендә рәсми визуаль мәгълүмат текстларында расланган хаталар белән иң күп җибәрелгәннәре сайлап алыначак. «Конкурс җиңүчесе» электрон һәм/яки басма дипломнары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International