25 августта Татарстан Республикасы көне алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Р.Н.Миңнеханов һәм аның тормыш иптәше Г. А. Миңнеханова исеменнән республиканың иң яхшы гаиләләрен хөрмәтләү тантанасы узды. Баулы районыннан Мурзакаевлар гаиләсе катнашты.
Мурзакаевлар гаиләсен Баулы районында күпләр белә һәм хөрмәт итә. Александр Мурзабай улы һәм Татьяна Валентин кызы – озак еллар дәвамында район иминлеге өчен нәтиҗәле һәм намус белән хезмәт итәләр, аның үсешенә зур өлеш кертәләр, шулай ук үрнәк гаилә булып торалар.
Дуслык, ә аннары назлы мәхәббәт тарихы Александр һәм Татьяна Мурзакаевлар гаиләсендә мәктәп елларыннан үк бөреләнә. Алар бер мәктәптә укыганнар. 42 ел бергә гомер кичергән Мурзакаевлар хәзер бербөтен: бер-берсен яраткан, хөрмәт иткән ир белән хатын, дус гаилә. Ир белән хатынның гаилә тормышы фидакарь хезмәт белән үрелеп барган. Александр Мурзабай улы 35 ел Көнбатыш Себердә нефтче булып эшли. Татьяна Валентин кызы югары квалификацияле категорияле махсус дисциплиналар укытучысы. Мәктәпләр арасындагы уку-җитештерү комбинатында, 82- нче һөнәри лицейда эшли. Хәзерге вакытта ир белән хатын туган шәһәрләрендә эшләвен дәвам итә. Мурзакаевлар өч бала тәрбияләп үстерәләр, хәзер инде биш оныкларына шатланып яшиләр.
Кече кызларының җитди авыруы Татьяна Валентин кызын мөмкинлекләре һәм үсеш үзенчәлекләре чикләнгән балаларны тәрбияләүче барлык әниләрне берләштерергә этәрә. Шулай итеп, «Благо» оешмасы барлыкка килә. Әлбәттә, һәр башлаган эшендә дә Татьяна ханымга тормыш иптәше, балалары ярдәм кулы сузган.
Ел саен тормыш китабы үз битләрен ача. Үзара хөрмәт һәм аңлау, бер – берсенә шунда ук ярдәмгә килергә әзерлек, яхшылыкка яхшылык белән җавап бирергә теләк, булганның кадерен белү һәм һәр көн өчен рәхмәтле булу Мурзакаевлар парында гармонияне сакларга ярдәм итә.