Туган көнең белән, яраткан Баулы шәһәребез һәм нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән!
Бүгенге Баулы - хезмәт династияләре, шәһәр, авыл хезмәтчәннәре һәм уртак йортыбызны яраткан һәркемнең бердәм эш нәтиҗәсе. Баулы көннән көн, үз уникаль матурлыгын, тарихи үзенчәлеген саклап кала алган заманча, уңайлы шәһәргә әверелә. Алга таба безне зур планнар һәм бурычлар көтә!
Киләчәктә дә шәһәребез чәчәк атсын, ә сезгә, хөрмәтле баулылылар, ныклы сәламәтлек, иминлек, иртәгәсе көнгә ышаныч һәм зур өметләр белән каравыгызны телим!