Баулы районы мәгариф хезмәткәрләренең чираттагы август киңәшмәсендә мәгариф өлкәсендәге үсеш, мөһим бурычлар, проблемалар күтәрелде.
Киңәшмә эшендә Баулы муниципаль районы башлыгы Ильяс Гозәеров, Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина, Татарстан Республикасы мәгарифне үстерү институтының уку-методик эш буенча проректоры Александр Хохлов, район мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева катнашты.
Традиция буенча конференция район мәдәният йорты фойесында әзерләнгән мәгариф учреждениеләре казанышлары күргәзмәсеннән башланды.
Алга таба мәдәният йортының зур залында «Алтынчәч» 12-нче санлы балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр музыкаль номер күрсәттеләр һәм тәрбиячеләренә, укытучыларга яңа уку елында сабырлык һәм уңышлар теләделәр.
Аннары барлык катнашучылар РФ мәгариф министры Сергей Кравцовның видео мөрәҗәгатен карадылар. Анда Кравцов яңа уку елының бурычлары турында сөйләде. Алар арасында: дөньяның иң яхшы мәктәп белеме булган ун иленә керү, педагогик һөнәрнең абруен ныгыту, яңа эш урыннары булдыру һәм мәгариф системасының инфраструктура үсеше, балаларның үз-үзләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр булдыру, бердәм белем бирү киңлеген булдыру.
Бүгенге көндә Баулы районында 20 белем бирү оешмасы, 16 мәктәпкәчә оешма, биш мәктәпкәчә төркем, ике өстәмә белем бирү оешмасы, бер һөнәри белем бирү учреждениесе бар.
Соңгы алты елда мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләренә йөрүче балалар саны 2017 елда 1870тән 2023 елда 1357гә кадәр кимегән. Агымдагы елда район буенча мәктәпкәчә белем бирү белән тәэмин итү 67 процент тәшкил итә. Дарина Ганиева районның балалар бакчаларында чиратлар булмавын, ә балалар саны кимү сәбәпле 2022 елда 10 -нчы санлы «Ласточка» балалар бакчасын бетерү турында карар кабул ителүен ассызыклады.
Чара ахырында конференция президиумы мәгариф хезмәткәрләренә төрле дәрәҗәдәге күкрәк билгеләре, мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары тапшырды, районыбызның педагогик коллективларына кушылучы яшь белгечләрне сәламләде.
Авторы Мария Кандаурова