Россия Федерациясе Президентының 11.08.2022 № ПР-1424 йөкләмәсе нигезендә «Пространство мәгълүматларының милли системасы» дәүләт программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча һәм «Күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрын кирәкле мәгълүматлар белән тутыру» Росреестр проекты чараларын үткәрү кысаларында Татарстан Республикасы буенча Росреестр Идарәсе тарафыннан теркәлгән хокукларсыз ЕГРНда тотылган барлык күчемсез милек объектлары исемлеге җибәрелде.
2001 елга кадәр күчемсез милек объектларына бирелгән документлар: җир участоклары (бакчалар, гаражлар һәм торак йортлар астындагы участоклар), капиталь төзелеш объектлары, биналар (мәсәлән: фатирлар, кибетләр, офислар һәм башкалар) болар барысы да милек хокукын дәүләт теркәве турында Бердәм дәүләт күчемсез милек реестрына язылырга тиеш.
РФ Президенты йөкләмәсен үтәү вакыты кыска булу сәбәпле, тиз арада күчемсез милек объектларын рәсмиләштерү буенча чаралар күрергә кирәк.
Барлык сораулар буенча «Татарстан Республикасы Баулы муниципаль районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы» учреждениесенә яки Татарстан Республикасы, Баулы шәһәре, Пушкин урамы, 25 адресы буенча КФҮнә һәм 5-66-83, 5-66-80 телефоннары буенча мөрәҗәгать итә аласыз.