Физкультурачы көнендә баулылар ГТО нормаларын тапшырдылар

2023 елның 14 августы, дүшәмбе

Баулы районы ГТО администраторы Виктория Алексеева хәбәр иткәнчә, ГТО комплексының команда күпбәйгесе өч төрле сынауны үз эченә алган: бер урыннан ике аяк белән сикерү; 100 метрга йөгерү; биек перекладинага эленеп тору. Һәр команда составында 1 ир-ат һәм 1 хатын-кыз була.

Барлык сынаулар очколар таблицасы буенча суммалана һәм команда көрәше буенча нәтиҗәләр ясала.

Команда күпбәйгесендә “ГТО уеннары " җиңүчеләре: беренче урында – мәгариф бүлеге, икенче урында – нефть чыгару предприятиесе, өченче урында – Баулы районы эчке эшләр министрлыгы бүлеге. Ә авыл җирлекләре арасында беренче урынны Александровка авыл җирлеге, икенче урынны Потап Тумбарлы авыл җирлеге, ә өченче урынны Исергәп авыл җирлеге алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International