Татарстанда эсселек аркасында кисәтү игълан ителде

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан территориясендә коры һәм эссе һава торышы саклана.

Татарстанның барлык урманнарында диярлек 11-нче августтан 16 августка кадәр урманнарның янгын куркынычы югары (4 класс) булыр дип көтелә. Мондый фаразны ТР Гидрометүзәге җиткерә. Шуңа бәйле рәвештә, ведомство тарафыннан, кисәтү игълан ителде.

Автор.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International