«Скрепка Экспо» күргәзмәсе

2023 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Күргәзмә 19 ел дәвамында Мәскәү шәһәрендә, “Крокус Экспо” заманча күргәзмә комплексында үткәрелә. Күргәзмәнең мәйданы 12 000 квадрат метрдан артык. Экспонентлар саны, Россиядән, якын һәм ерак чит илләрдән 200 компаниядән. Профессиональ кунаклар саны 10 000 нән артык. Алар арасында җитештерүчеләр, дистрибьюторлар, Россиянең, якын һәм ерак чит  илләрдән ваклап сату вәкилләре бар.

Форумның төп максаты-импортны алмаштыру программасына ярдәм итү һәм Россия җитештерүчеләрен үстерү. «Скрепка Экспо» күргәзмәсендә катнашу компанияләргә үз продукциясен сатуның, программаны гамәлгә ашыруның, Россиядә импортны алмаштыруның яңа базарларын табарга, файдалы мәгълүмат алырга ярдәм итәчәк. Без үз чиратыбызда Сезнең төбәк компанияләре өчен махсус ярдәм программасын һәм ташламалы катнашу шартларын гарантиялибез.

2024 елның 27-29 февралендә узачак күргәзмәдә катнашырга чакырабыз. 2024 елда «Скрепка Экспо» күргәзмәсендә катнашу мәсьәләләре буенча сату бүлеге вәкиле -Зубарев Александр 8(926) 216-60-15, e - mail: expo@apkor.ru мөрәҗәгать итә аласыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International