«Электрон сәүдә үзәге» «PRO Wildberries» укыту форумы-марафоны башлануы турында игълан итә

2023 елның 9 августы, чәршәмбе

«Электрон сәүдә үзәге» «PRO Wildberries» укыту форумы-марафоны башлануы турында игълан итә.

Укыту форумы - марафоны кысаларында катнашучылар түбәндәге юнәлешләр буенча белем алачаклар:

 • Маркетплейска күзәтү –шәхси кабинет белән танышу, мөмкин булган логистик схемалар;

 • Товар картасы-товар картасын ничек дөрес ясарга, сатучылар нинди хаталар ясыйлар;

 • SEO-оптимизация-ул нәрсә өчен һәм аны ничек дөрес кулланырга;

  • Яңа сатучылар өчен реклама кораллары;

 • Тәҗрибәле сатучылар өчен реклама кораллары;

• Тышкы үсеш каналлары;

• Конкурентлык анализы-конкурентлык анализы нигезендә алга бару стратегиясен ничек эшләргә;

 • Маркетплейста урнаштыруның нәтиҗәлелеге -сату статистикасын анализлау (аналитика, хисаплар).

Белемнәрен ныгыту өчен экспертлар реаль мисаллар нигезендә товар карточкасын анализлаячаклар, хаталарны чишәчәкләр һәм оптимизация үткәрәчәкләр.

Форум-марафонны үткәрү датасы 2023 елның 14-28 августы. Катнашу өчен гаризалар МСП.РФ. цифрлы платформасында бирелә.

 

Форум-марафон турында мәгълүмат, шулай ук катнашу өчен гаризалар бирү буенча инструкцияләр ресурста урнаштырылган https://www.ecom.tatar/wb-mrfn2023. Барлык килеп туган сораулар буенча электрон сәүдә үзәгенә 8 (843) 222-9-222 телефон номеры буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International