Баулы районында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббәров булды. Ул район башлыгы Ильяс Гозәеров озатуында урып-җыю эшләренең барышы белән танышты. Районның иң зур хуҗалыкларының берсе булган «Берлек» кырында авыл хуҗалыгы һәм азык - төлек министрлыгы башлыгы урып-җыю барышы һәм аграрийларының башка актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты.
Быел район аграрийлары 56 мең тонна бөртекле культуралар җыярга ниятли. Бөртекле һәм кузаклы культураларның урып-җыю мәйданы 2600 гектар тәшкил итә, бүгенге көндә чәчүлек мәйданнарының 22 проценты яки 5700 гектары җыелган. 10 тоннадан артык ашлык суктырылган, уртача уңыш гектарыннан 21 центнер тәшкил итә.
Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббәров кырда урып-җыю компаниясендә катнашучы «Берлек» хуҗалыгы механизаторлары, авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән аралашты. Министр билгеләп үткәнчә, аграрийлар өчен ел җиңел түгел, алар алдында торган төп бурыч – минималь югалтулар белән вакытында уңышны җыеп алуны тәмамлау.
Марат Җәббәров хуҗалык җитәкчеләренә, фермерларга җитештерүне модернизацияләү һәм уңышны арттыру өчен булган дәүләт ярдәме чараларыннан активрак файдаланырга киңәш итте. Әйтик, узган ел аграр сектор 75 миллион сумлык дәүләт ярдәме алган.