2023 елның 2-нче августында Баулы шәһәре, Энгельс урамы, 56 йорт адресы буенча урнашкан халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эшсез гражданнарның бизнес-планнарын карау буенча эксперт комиссиясе утырышы уздырылды.
Әлеге чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Кадрия Галиева да булды. Чара азагында ул кулланучылар хокуклары мәсьәләләрен, аларны үтәү һәм яклау ысулларын яктыртучы лекция үткәрде.
Килеп ирешкән сорауларга белгеч гамәлдәге закон нигезендә җавап бирде. Бу көнне контакт мәгълүматлары һәм буклет-белешмәләр дә таратылды.
Әлмәт территориаль органы
Татарстан Республикасы Дәүләт Алкоголь Инспекциясе