Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча полиция бүлеге эшкә чакыра

2023 елның 4 августы, җомга

Россия Эчке эшләр министрлыгының Баулы районы буенча бүлеге сәламәтлеге буенча яраклы, 40 яшькә кадәрге, тулы гомуми уртачадан (11 сыйныфтан) да түбән булмаган белемле Россия Федерациясе гражданнарын түбәндәге вазифаларга полициягә хезмәт итәргә чакыра:

Полиция водителе,

Вакытлыча тоту изоляторына полиция водителе (хезмәт стажы 1 ел өчен 1,5),

 Полициянең участок вәкаләтлесе,

Дознаватель (башлангыч сорау алучы),

Следователь (тикшерүче),

Вакытлыча тоту изоляторы начальнигы урынбасары,

Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы дәүләт инспекторы,

Вакытлыча тоту изоляторы полиция хезмәткәрләре (хезмәт стажы 1 ел өчен 1,5),

Юл-патруль хезмәте инспекторы (хезмәт стажы 1 ел өчен 1,5),

Штаб инспекторы,

Кизү бүлегендә оператив дежур,

 Оператив дежур ярдәмчесе.

Полиция хезмәткәре түбәндәге ташламалардан файдалана ала: лаеклы хезмәт хакы, хезмәт иткән өчен тиешле елларны (кораллы көчләрдә хезмәтен исәпкә алып) иртәрәк алу, гомер һәм сәламәтлекне тулысынча иминиятләштерү, түләүсез медицина хезмәте күрсәтү һәм дәвалау, мәктәпкәчә балалар учреждениеләрендә чираттан тыш бушлай урыннар белән тәэмин итү, Россия Эчке эшләр министрлыгының югары уку йортларында түләүсез уку, торак сатып алу һәм төзелеш өчен бер тапкыр бирелә торган түләү.

 Белешмәләр өчен Телефон: (85569) 5-13-02,

Баулы шәһәре, Сәйдәшев урамы, 10-нчы йорт, 209-нчы кабинет

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International