“Сулинка- Белый ключ” фестиваленә 20 ел тула!

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

Ел саен уздырыла торган әлеге вакыйга учак янында гитара астында автор җырларын яратучыларны һәм табигать кочагында тере аралашуны үз итүчеләрне берләштерә.

Фестиваль 12 август көнне уздырыла.

Программада:

14:00 -17:00 Конкурс өлеше: авторлар һәм башкаручыларны тыңлау

17:00 ­- 19:00 “Халык өчен җырла...” ирекле микрофон (теләге булганнар тамашачыларга үз җырларын бүләк итә алалар)

20:00 – 22:00 Лауреатлар һәм катнашучылар концерты, бүләкләүләр

22:00 иртәнгә кадәр  Учак янында җырлар җырлау

Күңелле ял итәсегез, суда коенасыгыз, форель балыгыннан уха ашыйсыгыз килә икән, бәйрәмгә рәхим итегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International