Баулы үзәк район хастаханәсендә поликлиника ремонтлана

2023 елның 2 августы, чәршәмбе

“Сәламәтлек саклау” милли проектының “Сәламәтлек саклау беренчел звеносын модернизацияләү” төбәк проекты кысаларында район үзәк хастаханәсе поликлиникасында ремонт эшләре үткәрелә.

Агымдагы елда барлык катларда автомат янгын сигнализациясен монтажлау эшләре тәмамланган, поликлиникага керү өлешендә – пандус, баскыч аралыгы, түбә яңартылган. Ремонт вакытында барлык пациентлар өчен керү поликлиника фильтры аша оештырылган.

Киләсе этапта лифт җиһазларын алыштыру планлаштырыла. Август башында автомат ишекләр белән яңа лифт китереләчәк, ул хезмәт күрсәтүче персоналсыз идарә ителәчәк.

Шуңа бәйле рәвештә, иске җиһазларны сүтү, яңа җиһазларны монтажлау һәм рөхсәт документлары алу вакытында лифт куллану туктатылачак. Эшләрнең башлануы турында өстәмә рәвештә игълан ителәчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International