Баулы районы башлыгы Ильяс Гүзәеров Владивостокта «Кече шәһәрләрне һәм тарихи торак пунктларны үстерү» форумында катнашты. Анда кече шәһәрләрдә һәм тарихи торак пунктларда уңайлы шәһәр мохите булдыру буенча иң яхшы проектларның VIII Бөтенроссия конкурсына йомгак ясалды.
Баулы «20 меңнән 50 меңгә кадәр кеше яшәгән кече шәһәрләр» категориясендә грант иясе була.
Яңартылуга автовокзал территориясе һәм аның тирәсендәге урамнар тәкъдим ителгән. Башта 6 нчы санлы мәктәп, Пионер урамы һәм Октябрь мәйданы янындагы территория, ә аннан соң автовокзал янындагы мәйдан яңартылачак. Бу шәһәрнең җәмәгать киңлекләрен бердәм челтәргә бәйләргә мөмкинлек бирәчәк.
Конкурста республиканы Азнакай, Баулы, Бөгелмә, Кукмара, Менделеевск, Минзәлә, Норлат, Тәтеш һәм, беренче тапкыр, Свияжск авылы тәкъдим иткән.
Фото Ильяс Гозәеровның “ВКонтакте” битеннән алынды