Баулы удмуртлары “Бердәм фольклор көне” бәйрәменә кушылды

2023 елның 21 июле, җомга

Удмурт Ташлысы авылы мәдәният йорты хезмәткәрләре “Бердәм фольклор көне” Бөтенроссия акциясе кысаларында тарихи мавыктыргыч чара әзерләделәр.

Чарада катнашучыларга удмуртларның җәйге йолалары турында сөйләделәр, әкиятләр, легендалар, җырлар белән таныштырдылар. Бу хакта учреждениенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

 “Мертчан” фольклор коллективы тыңлаучылар өчен Баулы районы удмуртларының йола җырларын башкарды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International