Ильяс Гозәеров ТР районнары башлыклары арасында язылучылары белән аралашу өчен иң ачыкларның берсе булды

2023 елның 20 июле, пәнҗешәмбе

 

Татарстанның төбәк белән идарә итү үзәге экспертлары республиканың халык өчен иң ачык район башлыкларын билгеләделәр. 2023 елның беренче яртыеллыгында социаль челтәрләрдә муниципалитет башлыкларының шәхси битләрен комплекслы тикшерү мәгълүматлары буенча, Апас, Менделеевск һәм Яңа Чишмә районнары башлыклары социаль челтәрләр аша халык белән аралашу буенча иң яхшылар булды. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы хәбәр итә.

Иң күп баллны Радмир Беляев (Менделеевск районы), Айрат Җиһаншин (Апас районы) һәм Вячеслав Козлов (Яңа Чишмә районы) җыйды.

Социаль челтәрләрдә эшне бәяләүнең мөһим параметрларының берсе-җитәкчеләрдән кире элемтә. Экспертлар халыкның сорауларына бүлекләрнең җавапларын теркәп бара һәм аларның сыйфатын анализлый.

Язылучылар белән аралашу өчен Әлмәт, Апас, Баулы, Бөгелмә, Буа, Биектау, Лениногорск, Менделеевск, Яңа Чишмә һәм Чистай районнары башлыклары ачык булган. Халыкның сорауларына башлыклар үзләре җавап бирә, яки моны хакимиятнең матбугат хезмәтләре хезмәткәрләре эшли.

Фото: «ВКонтакте» челтәреннән Ильяс Гозәеров битеннән алынды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International