Бүген Баулыда Татарстан Республикасы районнары, шулай ук Башкортостан һәм Оренбург өлкәсе ветеринарлары катнашында хайваннарның аеруча куркыныч авыруларын бетерү буенча төбәкара өйрәнүләр узды.
Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров үз чыгышында мондый чараларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм катнашучыларга куркыныч авыруларга юл куймау буенча яхшы тәҗрибә туплауларын теләде.
Чара күнегүләрнең практик өлеше белән дәвам итте. Сценарий буенча Яңа Баулы авылында яшәүче Петровлар хуҗалыгында дуңгызлар саны кими.
Африка чумасы хайваннар өчен бик куркыныч һәм төп бурыч – инфекция таралуга юл куймау. Торак пункт территориясендә, ветеринария лабораториясе чыгып, гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия штабы җәелдерелә.
Белгечләр анализ өчен пробалар алдылар. Диагноз раслангач, авыру хайванны утильләштерәләр һәм башка ветеринария чараларын үткәрәләр. Хайваннарның аеруча куркыныч авыру учагын бетерү буенча команда-штаб күнегүләрендә катнашучылар бурычларны үтәделәр.
Өйрәнүләр күргәзмәне карап чыгу белән тәмамланды, анда дезинфекция җайланмалары, тулы комплектлы ветеринария машиналары һәм башка махсус техника тәкъдим ителде.