Баулы үзәк хастаханәсендә яңа баш табиб

2023 елның 18 июле, сишәмбе

Баулы үзәк район хастаханәсендә ТР сәламәтлек саклау министры урынбасары Владислав Виниченко коллективка яңа баш табиб тәкъдим итте. Ул җитәкчегә яңа вазифада уңышлар, эштә югары нәтиҗәләр теләде.

 

ТР сәламәтлек саклау министры боерыгы белән Баулы РҮХ баш табибы вазыйфасына 33 яшьлек Азат Сөнәгат улы Гайсин билгеләнде. Моңа кадәр ул Мөслим үзәк район хастаханәсендә медицина хезмәте буенча баш табиб урынбасары вазифасыда булган.

Азат Сөнәгат улы Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган, Башкортстанда һәм Алабуга үзәк район хастаханәсендә табиб-эпидемиолог булып эшләгән, соңрак Алабуга үзәк район хастаханәсендә медицина хезмәте буенча баш табиб урынбасары булып эшләгән. 2020 елда ТР сәламәтлек саклау министрының Рәхмәте белән бүләкләнә. Өйләнгән, хатыны белән бер ул тәрбиялиләр.

Район башлыгы Ильяс Гозәеров үз чыгышында үзәк район хастаханәсе коллективының оешкан һәм эшкә сәләтле булуын билгеләп үтте.

 Азат Гайсин үз чиратында җитәкчелеккә ышанычлары өчен рәхмәт белдерде һәм куелган бурычларны үтәү өстендә эшләргә әзерлеген белдерде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International