Татарстан Республикасы буенча СФР бүлекчәсе идарәчесе Эдуард Вафин һәм «Ватанны саклаучылар» махсус хәрби операциясендә катнашучыларга ярдәм итү дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
Документ фондлар арасында мәгълүмат алмашуны һәм СВО ветераннарына ярдәм итү турында законнарны камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү өчен эшче төркемнәр булдыруны күздә тота. Моннан тыш, фондлар дәүләт түләүләре һәм ташламалар турында уртак аңлату эше алып барачак.
"Безнең уртак эшебез - зонадан өйләренә кайтучы егетләргә ярдәм итү, аларга һәм аларның гаиләләренә шәхси ярдәм күрсәтү һәм килеп туган мәсьәләләрне хәл итүдә һәрьяклап ярдәм итү. Хәзер бу безнең өчен өстенлекле бурычларның берсе", - дип ассызыклады Эдуард Вафин.
«Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы җитәкчесе Гүзәл Удачина фонд оешканнан бирле ветераннар белән актив эшләүләре турында сөйләде. Аларга документлар алуда, сугыш хәрәкәтләре ветераны яки инвалиды таныклыгын рәсмиләштерүдә, медицина реабилитациясенә, психологик ярдәм алуда ярдәм итә.
"Татарстан Социаль фонды белән хезмәттәшлек бу процессны тизләтергә мөмкинлек бирәчәк, ветераннар тиз рәвештә түләүләр һәм барлык тиешле ярдәм чараларын, шул исәптән «Ватанны саклаучылар» фонды җаваплылыгында булганнарын да ала алачак, - диде Гүзәл Удачина.