Район башлыгының эшмәкәрләр белән очрашуы узды

2023 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Очрашу Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы вәкаләтле вәкил Радмир Миннигалин, Татарстан Республикасы эшкуарлыкка ярдәм итү Фонды вәкиле - әйдәп баручы бизнес-тренер - Нина Миронова, Татарстан Республикасы Экспортка ярдәм итү үзәге вәкиле - эшкуарлар белән эшләү буенча әйдәп баручы белгеч- Яна Овсянникова һәм Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча 16 нчы МРИ башлыгы урынбасары - Фәнис Хисмәтуллин катнашлыгында узды.

Очрашу барышында вәкилләр республикада эшкуарларга һәм үзмәшгульләргә мөмкин булган ярдәм чаралары турында җентекләп сөйләделәр, шулай ук салым законнарындагы үзгәрешләр турында хәбәр иттеләр. Бизнесны үстерүгә кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International