Татарстанда татар телендәге язуларда һәм такталарда хаталарны ачыклау буенча конкурс дәвам итә. «Халык контроле» мобиль кушымтасында яки Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» бүлегендә катнашырга мөмкин.
Гариза бирү өчен «Исемнәрдә һәм язуларда хаталар» категориясен сайларга, фото яки видеоны беркетергә, контакт мәгълүматларын күрсәтергә кирәк. Конкурска исемнәрдәге һәм язулардагы хаталар, мәгълүмат такталары, топографик билгеләр, юл күрсәткечләре һәм торак йортларның аншлагларындагы хаталар турында мәгълүмат кабул ителә. Шулай ук Татарстанда җитештерелгән товарларда яисә учреждение биналары фасадын бизәгәндә ясалган хаталарны күрсәтеп гариза җибәрергә мөмкин.
Гражданнарның «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасы аша хәбәр итү (хәбәрнамә) бирү мөмкинлеге булмаган очракта, граждан конкурста катнашу өчен төгәл адресын күрсәтеп һәм фотоматериал кушып, конкурсны оештыручыга – Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилгә электрон адреска язма рәвештә, түбәндәге адреслар буенча, мөрәҗәгать итә ала: Konkurs.TatOmbudsman@tatar.ru яки адресы: Татарстан Республикасы, 420015, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 61 йорт, 3 кат, яки конкурс модераторына, Г. Ибраһимов исемендәге Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең электрон адресына: iyali.anrt@mail.ru яки: 420111, Казан шәһәре, Карл Маркс урамы, 12 йорт.
Конкурс нәтиҗәләре буенча жюри биш номинациядә җиңүчеләрне сайлап алачак. Аларны дүртенче кварталда дипломнар һәм акчалата призлар белән бүләкләячәкләр.