Авыл хуҗалыгы культураларының коруына китергән авыл хуҗалыгы өчен хәвефле һава торышы күренешләре (корау, коры җил, туфрактагы корылык) нәтиҗәсендә азык-төлек ягыннан иминлеккә янаган куркынычны бетерү максатларында , “Халыкны һәм территорияләрне табигать һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында” 1994 елның 21 декабрендәге 68-ФЗ номерлы Федераль закон, «Халыкны һәм территорияләрне гадәттән тыш хәлләрдән саклау турында” 2004 елның 8 декабрендәге 62-ТРЗ номерлы Тататстан Республикасы Законы нигезендә, 2023 елның 3 июленнән Баулы муниципаль районы территориясендә, махсус боерык чыкканга кадәр, гадәттән тыш хәл режимы кертелә.