Иртәгә баулылар Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен билгеләп узачак

2023 елның 6 июле, пәнҗешәмбе

8 июльдә Россиядә ел саен җәйнең иң якты бәйрәмнәренең берсе – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне билгеләп үтелә. Бу дата гаиләнең кеше өчен куркынычсызлык һәм күңел җылысы урыны булырга тиешлеген искә төшерә.

Бәйрәм хөрмәтенә Баулыда бәйрәм чаралары узачак. 7 июльдә 17.00 сәгатьтә Баулының Октябрь мәйданында концерт программасы оештырылачак, аның кысаларында “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медальләрен тапшыру, мәктәпне тәмамлаучыларга медальләр тапшыру, паспортлар тапшыру, “Бәхет ромашкасы” акциясе һәм Баулы артистларының бәйрәм концерты узачак.

Баулы-информ

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International