Ислам диненең иң мөһим бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете белән ихлас котлауларны кабул итегез!

2023 елның 27 июне, сишәмбе

Кадерле якташлар!

Баулы районы мөселманнары!

Ислам диненең иң мөһим бәйрәмнәренең берсе – Корбан гаете белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Бу изге бәйрәмгә тирән әхлакый мәгънә салынган. Гасырлар дәвамында Корбан бәйрәме шәфкатьлелек, дини йолаларга һәм гореф-гадәтләргә хөрмәт символы булып тора. Корбан гаете көннәрен якташларыбыз игзе гамәлләр кылып үткәрә – мохтаҗларга ярдәм күрсәтә, рухи чистарына, туганлык һәм бердәмлек җепләрен ныгыта.

Безнең районыбызда төрле милләт һәм дин кешеләре дус һәм үзара хөрмәт күрсәтеп яшәве зур сөенеч. Киләчәктә дә баулылар уртак йортыбыз булган Баулыда тынычлыкны һәм иминлекне саклар, конфессияара әңгәмәне ихтирам белән алып барыр дип ышанам. Бердәмлек булганда без көчле һәм барлык максатларга ирешә алабыз.

Бу бәйрәм көнендә сезгә, туганнарыгызга һәм якыннарыгызга ныклы сәламәтлек, бәхет, барлык изге эшләрегездә уңышлар телим! Бу якты бәйрәм һәр йортка шатлык алып килсен, иртәгәсе көнгә ышаныч китерсен.

Баулы муниципаль районы башлыгы И.И.Гозәеров

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International