Гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсларын үткәрү буенча республика комиссиясе 2023 елда гражданлык җәмгыятен үстерүгә Татарстан Республикасы грантларын бирү конкурсында катнашуга гаризалар кабул итү башлануы турында игълан итте (алга таба – Конкурс).
Конкурсның операторы булып “Социаль юнәлешле коммерцияле булмаган оешмаларга ярдәм итү буенча Республика ресурс үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешмасы тора. Конкурста катнашу өчен гаризалар 2023 елның 9 июненнән 23 июленә кадәр электрон формада https://грантытатарстана.рф адресы буенча кабул ителә.