Баулыда хәтер һәм мәтам көне уңаеннан митинг узды

2023 елның 23 июне, җомга

Бөек Ватан сугышы фронтларында һәлак булганнарны искә алуга район җитәкчелеге вәкилләре, тыл хезмәтчәннәре, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, мәктәп укучылары һәм башка битараф булмаган баулылар җыелды.

Бу көн безгә миллионлаган ватандашларыбызның һәлак булуы, җимерелгән тормышлар һәм өметләр турында искә төшерә. Митингта катнашучылар, безнең азатлык өчен көрәшкән һәм үз гомерләрен биргән кешеләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар, мәңгелек дан мемориалына тере чәчәкләр салдылар.

Уздырылган митинг, һәркемгә, коточкыч сугышта миллионлаган һәлак булганнар турындагы истәлекләрне хәтердә саклауның никадәр мөһим булуын искә төшерә алгандыр.

Материалны Диләрә Фәррахова әзерләгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International