19 июнь 2023 ел, Мәскәү. Россия пенсионерлар Берлегенең Матбугат хезмәте – Июнь уртасында пенсионерлар арасында компьютерда күп төр ярыш буенча XIII Бөтенроссия чемпионатының сайлап алу турлары, Россиядә һәм дөньяда өлкән буын өчен иң күләмле компьютер ярышлары тәмамланды. Цифрлы һәм финанс грамоталылыкның иң көчле белгечләре 2023 елның 22 июнендә узачак финал вакытында билгеләнәчәк.
Чараны Россия пенсионерлар Берлеге һәм Россия Федерациясе хезмәт һәм социаль яклау Министрлыгы һәм Россия Социаль фонды ярдәме белән Мәскәү дәүләт гуманитар-икътисад университеты «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру максатында оештырды. Чемпионатның максаты –өлкән яшьтәге кешеләр арасында заманча IT-технологияләрне популярлаштыру һәм өлкән яшьтәге кулланучыларның мәгълүмати мохиттә уңышлы социаль адаптациясе.
2023 елда Россиянең 77 төбәгендә төбәк сайлап алу турлары узды, аларда 1330 муниципаль берәмлектән 11 меңнән артык 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кыз һәм 60 яшьтән өлкәнрәк ир-ат катнашты. Шулардан иң көчле саналган 300 катнашучы финалга барып җиткән. Финал онлайн-режимда уза. Алар белән реаль вакыт режимында якын һәм ерак чит илләрдән килгән ватандашлар көрәшәчәк.
Россия пенсионерларының кайсысы цифрлы һәм финанс грамоталылыгы мәсьәләләрендә иң алдынгысы булып чыгачак-финал көрәше күрсәтәчәк. Аны Россия Пенсионерлар берлеге сайтында (www.rospensioner.ru) һәм ВКонтакте социаль челтәрендә онлайн режимда күзәтеп була.