Баулы районы халкы һәм кунаклары традицион халык бәйрәме-Сабантуйны зур масштабта һәм бик күңелле итеп билгеләп үттеләр. Осталар ярминкәсе, ат чабышлары, корэш – болар барысы да Сабантуйның бай һәм кызыклы пограммасы.
Баулыда Сабантуйны театральләштерелгән тамаша белән ачтылар.
Сәхнәдән Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров баулыларга һәм кунакларга котлау сүзе белән мөрәҗәгать итте.
Быел Баулыга татар халкының иң яраткан бәйрәмен карарга Мәскәү өлкәсеннән дә делегация килде. Чарада шулай ук күпсанлы хөрмәтле кунаклар – ТР Дәүләт идарәсе Цифрлы үсеш, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә министры Айрат Хәйруллин, ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Леонид Якунин, ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов һәм башкалар катнашты.
Чара барышында майдан сәхнәсендә һөнәре буенча иң яхшы авыл хезмәтчәннәрен, чәчүнең абсолют батырларын хөрмәтләделәр.
Бәйрәмне оештыручылар Сабантуй кунаклары өчен уеннар, спорт ярышлары белән төрле мәйданчыклар әзерләделәр. Монда ук ярминкәләр, төрле мастер-класслар эшләде. Сәхнәдә җирле артистлар һәм Казаннан килгән артистлар катнашында бәйрәм концерты булды. Милли ишегалларында кунакларны җырлар һәм биюләр белән иҗат коллективлары каршы алды. Монда шулай ук курчаклар ясау, чалгы үткенләү, коймак әзерләү буенча кызыклы мастер-классларда катнашырга, милли ризыкларны татып карарга мөмкин булды.
Традицион ат чабышлары бәйрәмдә катнашучыларның игътибарын һәрвакыт җәлеп итә. Быел да ул кызыклы үтте.
Механизаторлар фигуралы трактор йөртүдә ярыша алдылар.
Һичшиксез, бәйрәмнең иң ямьле өлеше милли көрәш булды. Сабантуйның абсолют батыры исеме өчен көрәшкә күрше шәһәрләрдән дә спортчылар килде. Абсолют батырларга үз яшь категорияләрендә төп бүләк - тәкә тапшырылды.
Автор: Айгөл Идиятуллина