Россия көненә багышланган бәйрәм көнендә, Баулы шәһәренең үзәк мәйданында район халкы һәм кунаклар “Россиягә мәхәббәт һәм ышаныч белән” дип исемләнгән концерт программасын карарга җыелды.
Баулыларны һәм килгән кунакларны Баулы районы башлыгы Ильяс Гозәеров котлады.
Гозәеров билгеләп үткәнчә, Россия бәйсезлеген, ил мәнфәгатьләрен яклауга күп буыннар ирешә. Бүген безнең солдатлар ата-бабаларыбызның юлын дәвам итәләр, ил чикләрен ышанычлы саклыйлар.
Бәйрәм кысаларында лаеклы баулылар бүләк алуга ирештеләр:
- күпьеллык намуслы хезмәте һәм ТРда җирле үзидарә үсешенә зур өлеш керткәне өчен ТР Дәүләт Советы Рәисенең Рәхмәт хаты белән БМР Советы Аппаратының гомуми бүлек урынбасары вазифаларын башкаручы Алсу Нәгыймова бүләкләнде;
- күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм халык сәламәтлеген саклаудагы казанышлары өчен ТР Министрлар Кабинетының Рәхмәте Баулы РҮХ поликлиникасы мөдире Татьяна Фроловага игълан ителде;
-торак-коммуналь хуҗалык тармагындагы намуслы нәтиҗәле хезмәте өчен ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Рәхмәт хаты белән Баулы шәһәренең “Төзекләндерү һәм яшелләндерү идарәсе” директоры Марсель Даутов бүләкләнде.
Авторы: Евгения Леванова