Универсаль спорт залында балаларны яклау көненә һәм тренерларны искә алуга багышланган турнир узды. Анда Татарстанның һәм Башкортостанның тугыз шәһәреннән 122 спортчы катнашты.
Баулы боксчылары бик яхшы чыгыш ясап, биш алтын һәм 11 көмеш медаль яулыйлар.
Алтын медальне разрядлы боксёр, республика беренчелегенең ике тапкыр призеры, төрле дәрәҗәдәге күпсанлы турнирларда җиңүче Евгений Абуталипов яулады.
Фәрит Галиуллин тәрбияләнүчеләре Евгений Галимов һәм Илья Можгин да алтынга лаек булдылар.
Көмеш медальләргә Зарина Нагимуллина, Элина Яруллина, Кәрим Габдуллин, Игнат Әхмәтшин (тренеры Айрат Шәмсуаров), Иосиф Шәрипов, Данил Абуталипов, Кирилл Титов, Эмиль Усманов (тренеры Айрат Шәмсуаров), Азамат Нәбиуллин, Юрик Мелконян, Салават Хәлиуллин, Камил Габдуллин, Камил Хисамов лаек булдылар.
1 нче спорт мәктәбе укучысы Равил Галимов (тренеры Фәрит Галиуллин) иң яхшы техника өчен призга лаек булды!
Даими уңышларга ирешүче Равил Галимов Башкортстан Республикасы чемпионы, беренче яшүсмерләр разряды боксеры Арсений Столярны җиңде.
Турнирның көмеш медаль иясе Салават Хәлиуллин, ярымфиналда ныклы көрәштә БР чемпионы, 2023 елның ИФО призеры, беренче яшүсмерләр разряды боксеры Тимур Ситдиковны җиңде. Финалда ул бары тик очколар буенча гына БР беренчелеге җиңүчесе, 2023 елның ИФО призеры, беренче яшүсмерләр разряды боксеры Октябрьский шәһәреннән Артем Бикбаевтан калышты.
Ярышларны ачу тантанасын Муса Җәлил исемендәге мәдәният йорты хезмәткәрләре үткәрде. Традиция буенча, кунакларны һәм ярышларда катнашучыларны чәк-чәк белән каршы алдылар.
Турнирны үткәрүдә “Мәдәният волонтерлары” Бөтенроссия хәрәкәтенең Баулы активистлары да актив катнашты. Ә Руслан Сәитов җитәкчелегендәге “Парадиз вокал остаханәсе” тамашачыларны музыкаль номер белән сөендерде.
авторы: Мария Кандаурова.