Конференциядә илнең барлык төбәкләреннән волонтёрлык, хәйрия һәм дәүләт оешмалары, университетлар лидерлары катнаша.
Бу көннәрдә, 5-нче июньнән алып 10 июньгә кадәр, ел саен саен уздырылган конференция кысаларында, яңа 300 иҗтимагый үсеш үзәген билгелиячәкләр. Алар Россия шәһәр һәм авылларында Президент кушуы буенча ачылачак.
Конференциядә “Яшьләр доньясы” яшьләр үзәге каршындагы Баулы волонтёрлар үзәге җитәкчесе Артур Гәрәев катнаша.
Конференция кысаларында волонтерлар хәрәкәте лидерлары Добро.Центр социаль франшизасының мөмкинлекләре турында күбрәк беләчәкләр. Биредә алар яңа партнерлар табачак һәм үз төбәкләрендә социаль инициативаларны үстерү программаларын эшләячәк.
Конференциядә катнашучыларга шулай ук иҗтимагый үсеш үзәген ничек ачу турында сөйләячәкләр.
Добро.Конференция волонтерлык үзәкләре ассоциациясе, ДОБРО.РФ платформасы тарафыннан Самара өлкәсе Хөкүмәте белән берлектә Росмолодёжь һәм Россия фән һәм югары белем Министрлыгы ярдәме белән оештырыла.