Балаларны яклау көнендә Баулының туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Республикасында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында уздырыла торган «Милли костюмда курчак» күргәзмәсе ачылды.
Күргәзмә ачылу вакытында конкурска йомгак ясалды, анда мәктәпкәчә балалар учреждениеләре тәрбиячеләре, тәрбияләнүчеләр һәм аларның ата-аналары катнашты. Конкурсны үткәрүнең төп бурычлары - яшь буын арасында курчак иҗатының халык традицияләрен саклау һәм популярлаштыру, балаларда Россия Федерациясе территориясендә яшәүче халыкларга мәхәббәт тәрбияләү.
Конкурс февраль аенда башланган. Өч ай дәвамында мәктәпкәчә учреждениеләр курчакларны уйлап чыгарганнар һәм ясаганнар. Май аенда жюри әгъзалары нәтиҗәләр ясады. Җибәрелгән эшләнмәләрне күргәннән соң районыбызның балалар бакчалары хезмәткәрләренең зур иҗади потенциалы барлыгы турында фикер йөртергә була.
Барлык эшләр музейның беренче катындагы залында җыелган. Экспозицияне карап, курчак ясаучыларның үз эшләренә күп хезмәт, фантазия һәм вакыт кертеп, чын күңелдән тырышуларына инанырга мөмкин. Экспонатлар арасында төрле техникада эшләнгән курчак-обереглар, Баулы районында яшәүче халыкларның милли костюмнарындагы курчакларны күрергә мөмкин иде.
Жюри әгъзалары җиңүчеләрне сайлау авыр булуын таныды, чөнки барлык курчаклар да матур һәм беренче урыннарга лаек иделәр. Шуңа күрә һәр катнашучыга төрле номинацияләрдә дипломнар тапшырырга карар ителде.
Беренче дәрәҗә пиплом белән бүләкләнүчеләр: “Колокольчик” балалар бакчасы “Күпмилләтле Россия” номинациясендә, “Алтынчәч”-“Обереги”, “Әниләр һәм кызлар” номинацияләрендә. Икенче дәрәҗә диплом: “Ромашка”, “Виктория” балалар бакчалары барлык номинацияләр буенча курчаклар тәкъдим иткән, “Аленка” балалар бакчасы -“Обереги” номинациясендә, “Бэлэкэч”- “Күпмилләтле Россия” номинациясендә. “Алсу”, “Рябинка” балалар бакчалары «Традицияләр һәм хәзерге заман» номинациясендә өченче дәрәҗә дипломга лаек булдылар. Исергәп, Потап Тумбарлы, Кызылъяр балалар бакчалары “Тамашачылар симпатиясе призы” номинациясендә билгеләп үтелде.
Автор фотосы: Мария Кандаурова.
Баулыда кулдан эшләнгән курчаклар күргәзмәсе ачылды