Баулы районында ГТО нормаларын тапшыру өчен яңа мәйданчык ачылды

2023 елның 2 июне, җомга

Балаларны яклау көнендә Кызылъяр авылында ГТО нормаларын тапшыру өчен мәйданчык ачылды. Баулы районында ул беренче шундый объект. 

Объект «Демография» проектының “Спорт – тормыш нормасы” милли проекты кысаларында төзелгән. Мәктәп ишегалдында урнаштырылган 300 квадрат метр мәйданлы, травмалардан саклау өчен резина белән капланган яңа мәйданчыкта 26 төрле элемент урнашкан. Мәйданчык берьюлы ике бюджеттан – республика һәм район бюджетыннан финансланган.

Мәйданчыкта гимнастика эскәмияләре, турниклар, урам тренажерлары һәм ГТО билгесе алырга теләүчеләр өчен башка җайланмалар урнаштырылган.  Нормативларны үтәүгә әзерлек буенча киңәшләрне махсус QR-код алырга мөмкин.

Яңа объектны ачуда район башлыгы Ильяс Гүзәеров, спорт һәм туризмны үстерү бүлеге җитәкчесе Илмир Сабиров, мәгариф бүлеге башлыгы Дарина Ганиева, спорт учреждениеләре җитәкчеләре, мәктәп укучылары һәм авыл халкы катнашты.

Ильяс Гүзәеров кызылъярлыларны яңа мәйданчык ачылу белән котлады. Хәзер биредә елның теләсә кайсы вакытында төрле яшьтәге кешеләр ГТО нормаларын тапшыру өчен күнегүләр ясый ала.

 "Республикада мондый биш мәйданчык бар, Баулы да нәкъ менә шушы мәйданчыкка лаек булды, һәм без юкка гына сезнең торак пунктны, сезнең мәктәпне сайламадык. Соңгы вакытта Кызылъяр балалары яхшы нәтиҗәләр күрсәтә", - диде район башлыгы.

Мәйданчык ГТОның беренче нормативларын кабул итте. Район башлыгы балаларның күнегүләрне ничек эшләүләрен карады.

 - Без районны шартлы рәвештә ике зонага бүлдек. ГТО мәйданчыгы барлыкка килгән Кызылъяр авылы зонасына якындагы Александровка, Исергәп, Покров Урыстамак авыллары җәлеп ителәчәк. Икенче мәйданчык Потап Тумбарлы зонасында планлаштырыла, анда Алексеевка, Татар Кандызы авыллары керәчәк. Бу безнең планнарда, - дип билгеләп үтте Илмир Сабиров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International